«Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр виртуаль экскурсияләрдә катнашалар

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Әле күптән түгел генә балалар ЗАГСка виртуаль сәяхәт ясадылар.

Урта төркем кызлары ЗАГСта нинди вакыйгалар булуын, анда нинди актлар теркәлүен белделәр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр «Гаилә туган җирдә» дигән яшь гаиләнең никахын тантаналы рәвештә теркәү видеопрезентациясен дә зур кызыксыну белән карадылар.

«Виртуаль экскурсия кызыклы һәм файдалы булды. Чара әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә, коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга, балаларның күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм итте», – дип нәтиҗә ясады тәрбияче Антонина Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International