Бөгелмә балаларын татар халык уеннары белән таныштыралар

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Халык уены – балаларны милли гореф-гадәтләргә җәлеп итүнең менә дигән ысулы. Ул әхлакый сыйфатлар булдыруга, ихтыяр көчен тәрбияләүгә, әхлакый хисләргә, зирәклеккә, реакция тизлегенә йогынты ясый. Уен аша коллектив алдында җаваплылык хисе һәм командада эшли белү тәрбияләнә.

Татарларның үз халык уеннары һәм традицияләре бар. Аларда юмор, мәзәкләр күп, алар еш кына көтелмәгән күңелле мизгелләр белән үрелеп бара. Уеннар вакытында балаларның яраткан санамышлары кулланыла, алар бүгенге көндә дә үзләренең сәнгати гүзәллеген һәм эстетик әһәмиятен саклыйлар.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен тематик чара уздырдылар. Социаль педагог Людмила Голубева, социаль эш буенча белгеч Ирина Широбокова һәм психолог Римма Сәйфиева җитәкчелегендә балалар төрле уеннар уйнадылар. Чара ахырында балалар татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International