Ел саен 20 июльдә дөньяда Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1966 елда Бөтендөнья шахмат федерациясе карары белән гамәлгә кертелде, сүз уңаеннан, әлеге федерация шул ук көнне, ләкин 1924 елда оешкан.
Әлеге көн уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен шахмат-шашка турниры оештырылды. Интеллектуаль спорт ярышы саф һавада узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Нина Майорова (шашка) һәм Равил Булатов (шахмат) иң көчлеләр дип табылды. Барлык катнашучылар да көн буена күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.