Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып карау буенча актив эш алып баралар.
Бу чараларның максаты – гражданнарга социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәт күрсәтү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерү. Шулай ук чаралар кысаларында янгын-профилактик эш алып барыла, газ җиһазларын, электр үткәргечләрен тикшерәләр, автоматик янгын хәбәрчеләре булу-булмавы һәм аларның эше тикшерелә. Өлкән кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырыла.
Гражданнарга барганда комплекслы үзәк белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре акт тутыралар. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләгән очракта, белгечләр өлкән яшьтәге гражданнарга кирәкле документлар җыюда ярдәм итәләр.