Югары Ослан муниципаль районында «Яшүсмер-2020» профилактик операциясенең «Каникуллар» икенче этабын уздыру кысаларында «Өмет утравы» комплекслы үзәк белгечләре районның социаль участокларында эшләрен дәвам итәләр.
Балаларны җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм яхшы манералар белән таныштыру максатыннан, ял көннәрендә социаль хезмәт алучылар белән «Мин, син, без» дигән эшлекле уен үткәрелде. Уен барышында белгечләр табышмаклар әйттеләр, шигырьләр укыдылар, балаларга җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.