Министрлыкта Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узачак

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

2020 елның 29 июлендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узачак. Чара кысаларында 2020 елның I яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру йомгаклары буенча фикер алышу каралган.

Утырыш дистанцион рәвештә, онлайн-режимда узачак.

Иҗтимагый совет утырышында алдан теркәлү узган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала. Онлайн-утырышка сылтама аларның электрон адресларына җибәреләчәк.

Иҗтимагый совет утырышында катнашу өчен гариза формасын сылтама буенча карарга була: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2020-god.htm?pub_id=2138485.

Гаризаларны түбәндәге электрон адреслар буенча җибәрергә кирәк:

Rafail.Giniyatullin@tatar.ru – массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен;

Opsoo.Mtsz@tatar.ru – гражданнар өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International