Куркынычсыз балачак территориясе: Түбән Кама балаларын җәрәхәт очрагында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр

2020 елның 24 июле, җомга

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Куркынычсыз балачак территориясе» технологиясе буенча онлайн-дәрес үткәрде.

Әлеге чарада социаль хезмәт алучы, мөмкинлекләре чикле 7 бала катнашты. Белгеч аларны кисү, имгәнүләр вакытында үзләренә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтте.

Дистанцион дәрес ашыгыч ярдәмне чакыру кагыйдәләре турында әңгәмә белән башланды. Белгеч нинди очракларда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, ашыгыч ярдәм диспетчерына нинди мәгълүматны хәбәр итәргә кирәклеге турында сөйләде. Аннары Әлфия Байкова балаларга имгәнүләр вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре турында сөйләде.

Онлайн-дәрестәдә катнашучылар күп кенә файдалы мәгълүмат белделәр, булган белемнәрен ныгыттылар һәм вакытны файдалы итеп үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International