Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Р.М. Зарипова «Бер сәгатькә бала караучы» технологиясе буенча шәхси дәресләр үткәрә.
Технологиянең максатлары һәм бурычлары:
- мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалид балалар өчен ата-аналар булмаган чорда уңайлы мохит булдыру;
- социаль-коммуникатив, сенсор, сөйләм үсеше, танып-белү эшчәнлеген һәм иҗади потенциалны үстерү, дидактик уеннарга өйрәтү буенча психологик-педагогик эш алып бару ярдәмендә балаларның ялын оештыру;
- балаларны социаль адаптацияләү һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм инвалид балаларны җәмгыятькә интеграцияләү;
- гаиләдә иминсезлекне һәм социаль ятимлекне профилактикалау;
- ата-аналарга көнкүреш, торак һәм социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү.
«Бер сәгатькә бала караучы» технологиясе мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларны билгеле бер вакытка квалификацияле белгеч күзәтүе астында балалар бүлмәсендә калдыру мөмкинлеге бирә.
Шулай ук үзәк белгечләре гаиләләргә төрле мәсьәләләр буенча консультатив ярдәм күрсәтәләр.