Россиядә Хәтер һәм дан елы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балаларга үз гаиләләренең тарихын өйрәнүдә булышалар.
Остазлар белән бергә яшь социаль хезмәтләр алучылар хәтирәләр, хатларга рәсемнәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары булган туганнары турында видеороликлар әзерлиләр.
«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» социаль-гуманитар проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар һәм волонтерлар арасыннан балалар хатын-кыз ветераннар турында дистанцион материаллар җыю оештырдылар. Әлеге мәгълүматлар нигезендә 11 биографик материал һәм фотоальбом әзерләнде.
Шулай ук Лениногорск районында тимурчылар отряды эшчәнлеге оештырылган, аңа социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 16 балигъ булмаган бала керә. Балалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына – барлыгы 70 хатын-кызга ярдәм күрсәтәләр.
Үткәрелә торган чараларның һәм акцияләрнең максаты – яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү, актив гражданлык позициясе һәм җаваплылык формалаштыру.