Апас районы авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт хакы буенча 6,9 млн сумнан артык бурычын түләде

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Апас муниципаль районы «Свияга» АХП» ҖЧҖ 726 хезмәткәр алдындагы гомуми 6 993,7 мең сумлык бурычын түләде.

Югары Ослан муниципаль районының «Казан» тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы» АҖ 64 хезмәткәргә 332,3 мең сум түләде.

Югары Осланның тагын бер предприятиесе – «Вертикаль» ЯАҖ – 102 хезмәткәргә 502,4 мең сум акча түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International