Лениногорскиның булачак әниләренә бала туганда гаиләләргә каралган ярдәм чаралары турында сөйләделәр

2020 елның 24 июле, җомга

Татарстанда «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы булачак әниләр белән чираттагы чара үткәрде. Наталья Ташлинцева белән очрашуга Лениногорск районының 9 йөкле хатын-кызы килде.

Социаль педагог катнашучыларга «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын тормышка ашыру, балалы гаиләләр дәгъва итә ала торган түләүләр турында сөйләде. Шулай ук белгеч балалар кирәк-яраклары бүләк комплекты алу хокукын билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача кереме күләме турында белешмә алу тәртибен аңлатты.

Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм белгечнең тулы җавапларын алдылар. Очрашу ахырында йөкле хатын-кызларга мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International