Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү, җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеге, сәламәтләндерү һәм ял итү өчен оптималь шартлар тудыру максатыннан Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» комплекслы үзәге белгечләре «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең икенче этабы кысаларында чаралар уздыралар.
23 июль көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Алевтина Нәҗипова Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Балалар көлергә һәм тыныч тормышта яшәргә тиеш» дигән асфальтта рәсем конкурсы үткәрде. Иҗади чара балаларның Бөек Ватан сугышы тарихына карата кызыксынуларын формалаштыруга, ветераннарга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Чара ахырында яшүсмерләр белән җәйге чорда куркынычсыз тәртип турында әңгәмә үткәрелде, тематик буклетлар тапшырылды.