30 июльдә билгеләп үтелүче Халыкара дуслык көне уңаеннан Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без бергә» дигән күңел ачу чарасы оештырылды.
Бүген «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече «Һөнәрләрдән ачкычлар» дигән чара оештырды. Һөнәри юнәлеш бирүче чарада Лениногорск районының 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучысы катнашты.
Бүген Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Корбан бәйрәме турында әңгәмә уздырдылар.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Без төрле – без тигез» дигән клуб дәресләре дәвам итә.
29 июль көнне «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова чираттагы онлайн-дәрес үткәрде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы Н. Кудряшева «Конфликт. Аны җиңү ысуллары һәм юллары» дигән темага дәрес үткәрде.
29 нчы июль көнне Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара юлбарыс көненә багышланган квест узды. Уен чарасын тәрбияче Зилә Галимова оештырды һәм үткәрде.
29 июль көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин спорт турында барысын да беләм!» дигән интеллектуаль викторина узды. Чараны тәүлек буе эшли торган бүлекчә тәрбиячеләре үткәрде.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үз эшләрендә заманча технологияләрне актив һәм бик уңышлы кулланалар. Шуларның берсе – «Хокукый навигатор» җайланмасы.