ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Татарстан казанышлары» дигән чара үткәрде. 

2020 елның июлендә биш көнлек эш атнасында 31 июль ял көне булачак. 30 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

«Эре панельле йортлар төзү заводы» ҖЧҖ 184 хезмәткәр алдындагы гомуми 9 317,0 мең сумлык бурычын түләде.

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Безнең көч дуслыкта» дигән арт-терапия марафоны узды. Чарада барлыгы 17 кеше катнашты.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды. Чара барышында 2020 елның I яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары турында фикер алыштылар.

Бүген Арча районында «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә озак вакыт карау системасын оештыру» дигән темага семинар узды.

Бүген Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге икенче тапкыр дистанцион вакантлы эш урыннары ярминкәсен уңышлы үткәрде. ZOOM платформасында оештырылган чарада дистанцион рәвештә 23 кеше катнашты.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 44 088 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 579 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 306 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 5 кешегә кимрәк.

Ай саен Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, хәйрияче Гүзәл Хасбатуллина белән берлектә, балалар өчен онытылмаслык бәйрәм оештыралар. Мондый бәйрәмнәр баланың шәхесен үстерүгә ярдәм итә һәм үсеш үзенчәлекләре булган бала тәрбияләүче гаилә өчен зур әһәмияткә ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International