«Астра» тернәкләндерү үзәгендәге балалар интеллектуаль викторинада катнашты

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

29 июль көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин спорт турында барысын да беләм!» дигән интеллектуаль викторина узды. Чараны тәүлек буе эшли торган бүлекчә тәрбиячеләре үткәрде.

Катнашучылар, ә бу 18 бала, ике командага бүленеп, үзара ярыштылар: табышмаклар чиштеләр, тематик сорауларга җавап бирделәр. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, яраткан спорт төре турында сөйләделәр.

Чара ахырында балалар спорт тематикасына рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International