«Веста» үзәгендә гаиләдә микроклиматны яхшыртуга юнәлдерелгән чара узды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

29 июль көнне «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова чираттагы онлайн-дәрес үткәрде. «Безнең гаиләдә аралашу культурасы: үзара аңлашуны табу» дигән чарада социаль хезмәтләр алучы 11 хатын-кыз катнашты.

Дәрес башында психолог катнашучылар белән «Сезнең гаиләдә микроклимат нинди» дигән темага әңгәмә үткәрде, ә аннары берничә күнегү башкарырга тәкъдим итте. Биремнәр социаль хезмәт алучыларга үз балаларына яңача карарга, аларны тәрбияләүдә хаталы күзаллауларны билгеләргә, эчке курку, үпкәләр һәм бала белән аралашуга комачаулаган башка тискәре эмоцияләрдән арынырга мөмкинлек бирде.

Шулай ук психолог дәрестә катнашучылар белән «Өлкәннәр һәм балалар арасында конфликтларны чишүнең 6 адымы (Т. Гордон буенча)» дигән белешмәлек белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International