Минзәләдә ата-аналарны конфликтларны җиңәргә өйрәтәләр

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

«Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы Н. Кудряшева «Конфликт. Аны җиңү ысуллары һәм юллары» дигән темага дәрес үткәрде.

Чарада катнашкан ата-аналар конфликтлы ситуацияләрне барладылар, конфликтны хәл итүнең биш төп стилен карадылар. Шулай ук аларга «Кояшка таба» күнегүен үтәргә һәм аның ярдәмендә чит йөрәкләрнең тибешен ишетергә тәкъдим ителде.

Очрашу ахырында өлкәннәр конфликтлы ситуацияләрне чишү буенча киңәшләр белән белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International