30 июльдә билгеләп үтелүче Халыкара дуслык көне уңаеннан Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без бергә» дигән күңел ачу чарасы оештырылды.
Чараның максаты – балаларда дуслык, игелеклелек, үзара ярдәмләшү, тирә-юньдәгеләр белән дуслыкка омтылыш тәрбияләү. Төрле уеннар балалар коллективын берләштерүгә, балалар арасында дустанә элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Төрле биремнәрне үтәп, балалар дуслыкның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Чара ахырында тәрбияләнүчеләр «Дуслык агачы» дигән плакат ясадылар.