Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үз эшләрендә заманча технологияләрне актив һәм бик уңышлы кулланалар. Шуларның берсе – «Хокукый навигатор» җайланмасы.
Шушы көннәрдә навигаторның өстенлеген Куралово һәм Макыл авылларында урнашкан 3нче социаль участокта хезмәт алучылар бәяли алдылар.
Комплекслы үзәк белгече планшетында урнаштырылган «Хокукый навигатор» җайланмасы ярдәмендә түбәндәге категорияләр өчен социаль ярдәм чаралары турында барысын да белергә мөмкин: алмаштыручы гаиләләр; күп балалы гаиләләр; 18 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче бер ата-аналы гаиләләр; балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр; сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр; закон белән каршылыкта булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр.