«Умырзая» тернәкләндерү үзәге балалары хәзинә эзли

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

29 нчы июль көнне Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара юлбарыс көненә багышланган квест узды. Уен чарасын тәрбияче Зилә Галимова оештырды һәм үткәрде.

Квестның максаты балаларда уңай кәеф булдыру һәм реабилитантларны яшьтәшләре белән уртак эшкә җәлеп итү иде. Балаларга юлбарыс сукмагы буйлап узарга, учреждение территориясендә яшерелгән төрле предметларны табарга һәм хәзинә эзләргә туры килде. Барлык 16 яшь катнашучы да күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International