Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Без төрле – без тигез» дигән клуб дәресләре дәвам итә. Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече арт-терапия ысулын кулланып дәрес үткәрде.
Төсле ком белән рәсем ясау балаларның хәтерен яхшырта, тактиль-кинестетик сизгерлекне, вак моторика һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерүгә ярдәм итә. Моннан тыш, мондый чаралар балаларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итә һәм аларның эмоциональ хәлен яхшырта.