Бүген Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Корбан бәйрәме турында әңгәмә уздырдылар.
Социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова социаль хезмәт алучыларга бу изге бәйрәмне бәйрәм итү йолалары турында сөйләде. Интернат-йортта яшәүчеләр, үз чиратында, үзләренең гаилә традицияләре белән уртаклаштылар. Әңгәмәдән соң социаль хезмәт алучыларны чәй табыны артына чакырдылар.
