ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән берлектә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтерләгез! Еллар, гасырлар узсын – хәтерләгез!» дигән чара узды.

14 август көнне Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган бала белән «Мозартика»заманча методика буенча уен дәресе үткәрделәр.

Шушы көннәрдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Игелек көне оештырдылар.

«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елның июль-август айларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан «Озак вакытлы карау нигезләре» дигән квалификацияне үстерү программасы буенча психоневрологик интернатлар санитарларын укыту оештырылды.


14
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Бүген «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районындагы «Әтиләр берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм мәдәният бүлеге белән берлектә игезәкләр тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен «Икеләтә бәхет» дигән чара оештырдылар.

10 августта Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар нәр белән «Сак булыгыз! Медиа бәйлелек!» дәресе уздырылды. Чараның максаты медиа куллану культурасын формалаштыру иде.

Югары Ослан муниципаль районында социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Республика матди ярдәм үзәгенең 16нчы бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья битлек кию атнасына кушылдылар.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Һөнәрләр дөньясына тәрәзә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.

Атна саен Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә лекотекада дәресләр үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International