«Шатлык» үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Игелек көне оештырдылар

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Игелек көне оештырдылар. Бәйрәмнең инициаторы эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов иде. Идеяне «Яшьләр эшләре буенча идарә» комитеты педагогик отряды әйдаманлары да хуплады.

Анимацион программа барышында мультипликацион геройлар балаларны бәйрәм белән котладылар, аларга тынычлык, игелек, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Бәйрәм программасы ахырында белгечләр балаларга сувенирлар белән татлы бүләкләр тапшырдылар. Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү программасы кысаларында хезмәткәрләр ата-аналары социаль хезмәт алучылар буларак теркәлгән 14 мөмкинлекләре чикле балалар йортында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International