Югары Ослан муниципаль районында социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Республика матди ярдәм үзәгенең 16нчы бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья битлек кию атнасына кушылдылар. Масштаблы акция COVID-19 таралышына каршы көрәштә бөтен дөнья буенча кешеләрне берләштерә.
Социаль тармак хезмәткәрләре район халкына, үзләренең фотоларын һәм видеоларын социаль челтәрләрдә бастырып, акциядә катнашырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук алар гражданнарга битлек киеп йөрү кагыйдәләре турында да искәрттеләр.
