Татарстанда озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 2020 елның июль-август айларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан «Озак вакытлы карау нигезләре» дигән квалификацияне үстерү программасы буенча психоневрологик интернатлар санитарларын укыту оештырылды.

Программаның максаты – тыңлаучыларда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасын кертү буенча компетенцияләр формалаштыру.

Уку барышында чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган затларны карауның теоретик мәсьәләләре һәм методик рекомендацияләре каралды, биналарны, җиһазларны, инвентарьны карап тоту буенча санитар таләпләр, йогышлы куркынычсызлык, санитария-гигиена һәм эпидемиягә каршы режим таләпләре өйрәнелде, кичектергесез хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре өйрәнелде.

Моннан тыш, тыңлаучылар стационар учреждениеләрдә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы нормаларын һәм таләпләрен үзләштерделәр.

Укулар тәмамланганнан соң 42 тыңлаучыга квалификация үстерү турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International