Лениногорск районында медиа бәйлелекне профилактикалау буенча эш алып баралар

2020 елның 14 августы, җомга

10 августта Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар нәр белән «Сак булыгыз! Медиа бәйлелек!» дәресе уздырылды. Чараның максаты медиа куллану культурасын формалаштыру иде.

Ел дәвамында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгечләре һәм социаль педагоглары тарафыннан медиа бәйлелекне профилактикалауга юнәлтелгән эш алып барыла: төрле чаралар, лекторийлар һәм тестлар үткәрелә, буклетлар һәм белешмәлекләр әзерләнә һәм таратыла.

2019 елдан башлап «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре тарафыннан хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе гамәлгә ашырыла. Аның максаты – заманча мәгълүмати-коммуникатив мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен үстерү юлы белән балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру.

Бүгенге көндә технология кысаларында 15 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала белән модульләр буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International