12 август көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Биектау районының Коркачык авыл җирлегенә бардылар. Социаль тармак хезмәткәрләре алкоголь бәйлелеге булган затлар белән гаилә эчендәге низаглар булган гаиләләрдә, инвалид бала тәрбияләүче гаиләдә һәм яңа туган балалы гаиләдә булдылар.
Кичә, 13 август көнне, Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ленара Шәйдуллина биш хезмәт алучы белән шәхси дәресләр үткәрде.
«Татэнергосбыт» АҖ «Без онлайн өчен» акциясен башлап җибәрде, анда катнашучылар өлкән буын вәкилләрен ТКХ өчен түләүләрне онлайн башкарырга өйрәтә һәм приз ала ала. Акциянең максаты – өлкән яшьтәге татарстанлыларны дистанцион сервислардан файдаланырга өйрәтү.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Бөтендөнья битлек кию атнасына кушылды. Акция бөтен дөнья буенча COVID-19 таралышына каршы көрәштә кешеләрне берләштерергә тиеш.
13 август көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү һәм гражданнарның аны үткәрүдә катнашу ысуллары турында әңгәмә үткәрелде.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 12 августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Физкульт-сәлам!» төркем дәресен үткәрде. Баланың вестибуляр аппаратын үстерү, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрне координацияләү максатыннан үткәрелгән чарада мөмкинлекләре чикләнгән өч бала катнашты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгечләре Лилия Камалова һәм Галия Фәрхуллина «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән мәгълүмати-консультацион очрашу үткәрделәр.
«Энергия» ИК ҖЧҖ 53 хезмәткәргә 2 498,210 мең сум акча түләде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Быел татарстанлылар Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә. Эпидемиологик хәл аркасында иҗади коллективлар концертлар белән социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә килмиләр, шуңа күрә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәмне үз көчләре белән оештырырга булдылар.