Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә патриотик юнәлешле чара узган

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән берлектә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтерләгез! Еллар, гасырлар узсын – хәтерләгез!» дигән чара узды.

Чараның максаты – Бөек Ватан сугышы турында күзаллау формалаштыру, Ватанны саклаучыларга, һәлак булган сугышчылар истәлегенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балалар армиябезнең уңышлары һәм уңышсызлыклары, совет кешеләренең тылдагы батырлыклары һәм хезмәте турында белделәр. Ата-аналар белән бергә балалар Мәскәү сугышы, Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы һәм Берлин өчен көрәш турында видеороликлар карадылар. Ата-аналар балаларга Советлар Союзы геройлары турында сөйләделәр, кызыл армиячеләрнең тынычлык урнаштыруда зур өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр.

Документаль фильмны карагач, тәрбияләнүчеләр сугыш елларында бабаларының нинди авыр вакыт кичерүләрен, җиңүгә юлның нинди авыр булуына инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International