14 август көнне Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган бала белән «Мозартика»заманча методика буенча уен дәресе үткәрделәр.
Һәр дәреснең максаты булып баланың шәхесен үстерү, авыр хәлдә булган балага нәтиҗәле психологик ярдәм күрсәтү тора.
Бала фигураларны аңа ничек тели, шулай төзә. Уен барышында фантазия, образлы фикерләү, стандарт булмаган карарлар таба белү үсә, баланың танып-белү активлыгы арта.
Бала бик кызыксынып биремнәр башкарды һәм кабат кызыклы уен уйнарга теләге турында сөйләде.