Атна саен Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә лекотекада дәресләр үткәрелә.
Үстерүче дәресләр уен формасында уза, ә уен үзе лекотекада белем, күнекмәләр һәм яхшы кәеф чыганагы булып тора.
Шундый дәресләрнең берсен кичә социаль эш буенча белгеч Н. А. Мәснәвиева үткәрде. Эш баланың шәхси белем бирү маршруты кысаларында оештырылган иде.
Дәрес барышында музыкотерапия элементлары белән күнегүләр, ком белән уеннар, нейротуплар белән күнегүләр, шулай ук сөйләмне, гомуми моторика һәм координацияләүне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр кулланылды. Төрле юнәлештәге биремнәрне эшкә кертү баланың эмоциональ, сөйләм, интеллектуаль үсешенә, аның танып-белү өлкәсенең гомуми үсешенә ярдәм итә. Чара курсыннан соң, бала, кагыйдә буларак, социаль интеграция һәм укытуга әзер була, бу исә лекотекада эшнең төп максаты булып тора.