Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Һөнәрләр дөньясына тәрәзә» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.
Балалар бик күп һөнәрләр белән таныштылар һәм бик теләп фотокүргәзмәне оештыруда катнаштылар. Әңгәмә барышында балалар тәрбияче Әлфинә Абдеева белән үз планнары белән уртаклаштылар һәм киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр.
«Мондый чаралар алга таба тормыш юлын сайлауда ярдәм итә. Яраткан эше белән шөгыльләнүче, үз һөнәрен дөрес сайлаган кеше бәхетле, диләр», – дип йомгак ясады педагог.