Балтач районында игезәкләр тәрбияләүче гаиләләр өчен бәйрәм оештырдылар

2020 елның 14 августы, җомга

Бүген «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районындагы «Әтиләр берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм мәдәният бүлеге белән берлектә игезәкләр тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен «Икеләтә бәхет» дигән чара оештырдылар.

«Сабантуй» паркында узган чарага 29 күп балалы гаилә чакырылган иде. Бәйрәм парадтан башланды. Башта иң кечкенә игезәкләр белән, ә аннан өлкәнрәкләр белән гаиләләр чыкты. Иң өлкән игезәкләргә быел 18 яшь тула.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гайнетдинов сәламләде. Катнашучылар адресына җылы сүзләр белән Әтиләр берлеге җитәкчесе Б. Б. Зыятдинов та чыгыш ясады. Ул гаилә башлыкларының мондый чараларда катнашуының мөһимлеген билгеләп үтте.

Гаилә бәйрәменең иганәчеләре – «Смаиль» ҖЧҖ (җитәкчесе Илһам Шакиров) һәм «Игенче» АХҖК (җитәкчесе Булат Зыятдинов).

Һәр гаиләгә парадта катнашучы дипломнары тапшырылды.

Чараның икенче өлешендә өч командага бүленгән ата-аналар мини-спектакль сәхнәләштерергә тиешләр иде. Балалар бу вакытта кызыклы уеннарга җәлеп ителде. Ата-аналар катнашында әкиятләр яшь тамашачыларга бик ошады.

Чара күңелле флешмоб белән тәмамланды.

Фото чыганагы: ТР Балтач МР рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International