Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында изотерапия дәресләре дәвам итә.
Балачакның унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гатина Марина балигъ булмаган балалар белән «Толерантлык эзләгәндә» дип исемләнгән уен тренингы үткәрде.
30 август – Татарстан Республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.
18нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 19нчы социаль участокта җәйге мәйданчык эше кысаларында 10 балигъ булмаган бала өчен «Юл йөрү кагыйдәләре көне – юл уеннары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту билгеләнде.
16нчы августта Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Туган көн көнен, август аенда туган балаларның туган көннәрен уздырдылар.
Балачакның унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Дарья Кузьмина «Үз хокукларымны беләм һәм яклыйм» дигән хокукый белем сәгате үткәрде.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11нче социаль участогында хезмәт алучылар арасыннан 19 бала һәм яшүсмер өчен «Минем яраткан Татарстаным» дигән төркемле дәрес үткәрде.
17 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлешле чара – Журфикс узды. Чараның максаты итеп балаларда масс-медианың асылы һәм аның кеше тормышындагы урыны турында күзаллау оештыру буларак билгеләнде.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалар өчен инклюзив спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Анда урнаштырылган вандалларга каршы җиһазлар «Татнефть» Хәйрия фонды гранты акчасына сатып алынган.
Ел саен традиция буенча Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Җәйге фитобар» оештыралар. 14 августта инернат-йортта туган ягыбызның үсемлекләрен яратучылар җыелды. Бу чара туган як табигатенә мәхәббәт хисен формалаштыруга юнәлтелгән иде.