17 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлешле чара – Журфикс узды. Чараның максаты итеп балаларда масс-медианың асылы һәм аның кеше тормышындагы урыны турында күзаллау оештыру буларак билгеләнде.
Журфикста катнашучылар үзләрен журналистлар ролендә сынап карадылар, биш профессиональ мәйданчыктагы мини-интервьюны, «Редакциядә кунак», «Сорау-җавап» күнегүләрен үтәделәр. Әлеге күнегүләр балалар бу һөнәр ияләренә нинди күнекмәләр һәм осталык кирәклеген тойсыннар өчен төзелде. Яшь журналистлар төрле тематикага өй эшен үтәделәр, кызыклы һәм гадәти булмаган сораулар әзерләделәр, видеосюжетлар төшерделәр.
Реабилитантлар журналистиканың иҗади һөнәр булуын, ә журналист күзәтүчән, игътибарлы булырга тиешлеген билгеләп үттеләр. Шулай ук балалар дөньяда иң кирәкле һөнәрләр рейтингы һәм гадәти булмаган һөнәрләр исемлеге белән таныштылар.
Мондый чаралар аралашу ихтыяҗын формалаштыра, уртак эштә катнашырга омтылу теләген үстерә, баланың шәхесен билгели.