Минзәлә яшүсмерләре толерант булырга өйрәнә

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Балачакның унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гатина Марина балигъ булмаган балалар белән «Толерантлык эзләгәндә» дип исемләнгән уен тренингы үткәрде.

Чара башында психолог яшүсмерләрне «толерантлык» төшенчәсе белән таныштырды. Аннан соң балаларга «Толерант шәхес сыйфатлары», «Толерант сүзлек», «Я минем фикеремчә...» күнегүләре тәкъдим ителде. Күнегүләр барышында яшүсмерләр толерант шәхеснең төп сыйфатлары белән таныштылар, үзләренең толерантлык дәрәҗәсен бәяләделәр һәм гомумкөркем толерантлык портретын төзеделәр. Психолог белән бергә балалар толерантлык кагыйдәләрен уйлап таптылар.

Тренинг ахырында яшүсмерләр толерант шәхес билгесе дип толерантлык юлы белән низаглы ситуацияләрдән чыгу, чит гореф-гадәтләргә, гадәтләргә, фикерләргә һәм идеяләргә түземлек күрсәтү, кешене шәхес буларак хөрмәт итү, башка кешенең карашларына ихтирам күрсәтү дип санарга мөмкин, дигән нәтиҗә ясадылар.

Тренинг ахырында социаль хезмәт алучыларга «Толерантлык турында белешмәлекләр» таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International