Балачакның унъеллыгы төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Дарья Кузьмина «Үз хокукларымны беләм һәм яклыйм» дигән хокукый белем сәгате үткәрде.
Әңгәмә барышында хәл ителгән иң мөһим бурычларның берсе – балигъ булмаганнарда үзләренең гражданлык хокукларын һәм бурычларын белү нигезендә актив гражданлык позициясен формалаштыру.
Чара барышында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар хокукларын яклау турында күп яңалык белделәр. Мәгълүмат сәгате әңгәмә формасында узды, катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.
Чарада 4нче социаль участокның 10 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.