Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалар өчен инклюзив спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Анда урнаштырылган вандалларга каршы җиһазлар «Татнефть» Хәйрия фонды гранты акчасына сатып алынган.
Учреждение белгечләре, билгеләнгән җиһаз мөмкинлекләреннән файдаланып, саф һавада шәхси психокоррекция һәм социаль-педагогик эш алып баралар, микротөркемләрдә чаралар оештыралар.
Балалар бик теләп белгечләр белән вакыт үткәрәләр, актив аралашалар, мавыктыргыч биремнәр башкаралар. «Хәзер без эшчәнлекнең бер төреннән икенчесенә җиңел генә күчеп, саф һавада дәресләр оештыра алабыз», – ди социаль педагог Резидә Рафикова.
Мәйданчык физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен мөстәкыйль хәрәкәт итү өчен кирәк булган спорт һәм уен элементларын үз эченә ала. Тыныч психокоррекцион дәресләр өчен комлык һәм эскәмияле өстәл куелган. Барлык җиһазлар да санитар-гигиена таләпләренә туры килә.