«Веста» үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды

2020 елның 18 августы, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11нче социаль участогында хезмәт алучылар арасыннан 19 бала һәм яшүсмер өчен «Минем яраткан Татарстаным» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – балаларны Татарстанның истәлекле урыннары һәм мөһим объектлары белән таныштыру.

Дәрестә катнашучылар ТАССР оешу тарихында истәлекле дата, республиканың тарихындагы мөһим вакыйгалар турында белделәр. Балалар туган як турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, үзләре булган яраткан шәһәрләр һәм урыннар турында сөйләделәр. Аннары белгеч балаларга Татарстанның истәлекле урыннары – Зөя утравы, Казан Кремле, Болгар шәһәрендәге Икмәк музее, Алабуга шәһәрендәге «Шайтан шәһәрчеге » һ. б. сурәтләнгән пазллардан рәсемнәр җыярга тәкъдим итте.

Балалар кызыклы дәрес өчен рәхмәт әйттеләр һәм республикабызның әле булмаган урыннарында булырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International