16нчы августта Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Туган көн көнен, август аенда туган балаларның туган көннәрен уздырдылар.
Ефимова Лидия җитәкчелегендәге «Бияләй» түгәрәгендә мәктәп яшендәге балалар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Марфушаның туган көне» исемле курчак пьесасын күрсәттеләр, балалар этикет кагыйдәләрен кабатладылар: туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне ничек котларга, кунакларны ничек каршы алырга, сыйларга, бүләкләр өчен рәхмәт әйтергә өйрәнделәр.
«Хуҗабикә» түгәрәгендә Варисова Фәйхүнә тәрбияләнүчеләрне «Зебра» пирогын әзерләү технологиясе белән таныштырды, кызлар туган көннәрен бәйрәм итүчеләрне тәмле пирог белән сыйларга булдылар.
Тәрбияче Зуева Анастасия «Елмай» музыкаль программасын үткәрде. Табышмаклар, мәзәкләр, биюләр, җырлар көнне шатлык, көлү, яхшы кәеф белән тулыландырды.
