Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы кысаларында изотерапия дәресләре дәвам итә

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында изотерапия дәресләре дәвам итә.

17 август көнне хезмәт буенча инструктор Елена Соловьева җитәкчелегендә интернат-йорт карамагындагылар «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә «Җеп графикасы» рәсем техникасын өйрәнделәр. Эш өчен гади тегү җепләре, акрил буяулар, кәгазь битләре кирәк булды. Мондый иҗади эш процессы социаль хезмәт алучыларда зур кызыксыну уята.

Мондый дәресләр иҗади сәләтләрне үстерүгә, кулларның вак моторикасын стимуллаштыруга ярдәм итә, өлкәннәргә һәм нвалидларга бер-берсе белән яхшырак хезмәттәшлек итәргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International