Ел саен традиция буенча Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Җәйге фитобар» оештыралар. 14 августта инернат-йортта туган ягыбызның үсемлекләрен яратучылар җыелды. Бу чара туган як табигатенә мәхәббәт хисен формалаштыруга юнәлтелгән иде.
Чара барышында белгечләр шифалы үләннәр, җиләк-җимешләрнең файдасы турында сөйләделәр. Башта мелиса, мятрүшкә, кара һәм кызыл карлыганның файдалы үзенчәлекләре белән танышу булды. Интернат-йорт карамагындагылар «Янәшәбездә гаҗәеп үсемлекләр» дигән интеллектуаль викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр.
Викторина тәмамланганнан соң социаль хезмәт алучылар үләннәрдә пешерелгән чәй эчтеләр. Чәй эчү дустанә аралашуга, психоэмоциональ халәтне тотрыклыландыруга, кәефне күтәрүгә ярдәм итә, киеренкелек һәм борчу дәрәҗәсен киметә, тормышка уңай мөнәсәбәт формалаштыра.
Фитобар мини-концерт белән тәмамланды, анда чәчәкләр һәм үләннәр турында җырлар яңгырады.