18нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 19нчы социаль участокта җәйге мәйданчык эше кысаларында 10 балигъ булмаган бала өчен «Юл йөрү кагыйдәләре көне – юл уеннары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту билгеләнде.
Төркем дәресе юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау белән башланып китте. Моның өчен һәр катнашучы карточка ярдәмендә юл билгесе яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен атарга тиеш иде. Кече яшьтәге балаларга юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен аңлатырга өлкән яшьтәге балалар булышты. «Күңелле жезл» уены барышында катнашучылар, ике командага бүленеп, юл билгеләре һәм җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен атадылар. Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту өчен «Сорау-җавап» дигән викторина үткәрелде.
Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Балалар бик теләп уеннарда һәм викторинада катнаштылар.