Җәйге мәйданчык эше кысаларында 24нче августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» волонтерлар отряды белән берлектә 10нчы социаль участокта «Уңышка юл» дигән акция уздырганнар. Чараның максаты булып балигъ булмаганнарның игътибарын сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итү иде.
Балигъ булмаганнар арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 19нчы социаль участокта 12 балигъ булмаган бала өчен «Балалар белән Ышаныч телефоны иленә сәяхәт» дигән чара уздырган.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеген эшләтеп җибәрү булачак. 2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр эфирда Россиянең иң инновацион төбәге тәҗрибәсе турында масштаблы онлайн-чара һәм партнерлар һәм экспертлар белән аралашу өчен коммуникацион платформа узачак
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучылар «Челтәр компаниясе» ААҖ, «Таттелеком» ҖАҖ, «Мастер - Кляйн»ҖЧҖ һәм «ЭМЦ» ҖЧҖ хәйриячеләреннән канцелярия кирәк-яраклары тутырылган заманча букчалар алдылар.
«Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар»ның 2нче этабын үткәрү кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыккасоциаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Колай авыл җирлеге территориясендә балигъ булмаган балалар белән «Куркынычсыз җәй» дигән чара уздырганнар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә 24 августтан авыл җирендә яшәүче өлкәннәрне Зәй үзәк район хастаханәсенә диспансерлаштыру максатыннан илтеп куя эшен башлап җибәрде.
21 августта 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре Совет районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Эш бирүчеләрдән «Ярдәмче» социаль хезмәте» ҖЧҖ, И.К. Кабушкин ис.Трамвай депосы, ТР «Ашыгыч чакырулар хезмәте-112» катнашты.
2020 елның сентябрендә 8-800-2000-122 Гомумроссия балалар ышаныч телефонына 10 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды «Ышаныч тавышы» дигән масштаблы акция уздыра, анда популяр артистлар, музыкантлар һәм блогерлар катнашачак.
Югары Ослан районында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру көннән-көн киң колач ала бара. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2019 елдан башлап аз хәрәкәтләнүче һәм ятып тора торган авыручы гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү эше алып барыла. Дәресләр төркем, индивидуаль, дистанцион формада һәм авыруларның өйләренә барып уза.
Яңа уку елы алдыннан Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 10 социаль хезмәт алучы – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән булачак беренче сыйныф укучылары янына бардылар.