Югары Ослан районында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында укулар дәвам итә

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Югары Ослан районында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру көннән-көн киң колач ала бара. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2019 елдан башлап аз хәрәкәтләнүче һәм ятып тора торган авыручы гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү эше алып барыла. Дәресләр төркем, индивидуаль, дистанцион формада һәм авыруларның өйләренә барып уза.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгече өйгә барып гомуми тәрбия, техник тернәкләндерү чараларын дөрес куллану, ятучы яки аз хәрәкәтләнүче кешенең өендә консультация бирә.

Бүгенге көндә 2020 елның август башыннан укуларда 11 кеше катнашты, шуларның 6сы – өлкән яшьтәге гражданнарның туганнары һәм инвалидлар, 5се–социаль хезмәткәрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International