«Шатлык» комплекслы үзәге хезмәткәрләре булачак беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче Белем көне белән котладылар

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Яңа уку елы алдыннан Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 10 социаль хезмәт алучы – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән булачак беренче сыйныф укучылары янына бардылар.

Күңелле клоун уеннар һәм мәзәкләр белән балаларга кәефне күтәрде, якынлашып килүче Белем көне белән котлады һәм «СМП-Нефтегаз» ААҖ компаниясе төркеме карамагында эшли торган «Яз» Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасыннан файдалы бүләк тапшырды.

Социаль хезмәтләр алучылар Татар балалар нәшриятының рус, татар һәм инглиз телләрендә («Мирас уклары», «Ак Барс кайда яши?», «Җиде энҗе») 3D-персонажлар форматындагы искиткеч матур иллюстрацияләр белән тулыландырылган китаплар алды. Китаплар балаларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштырачак, туган як табигатенең ничек матур һәм гаҗәеп булуы һәм аның матурлыгын ничек сакларга кирәклеге турында белергә ярдәм итәчәк.

Китаплар үз эченә биремнәрне ала, алар ярдәмендә теләсә кайсы бала табигый материаллардан үз куллары белән аппликация, коллаж һәм башка эшләнмәләр ясарга өйрәнә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International