21 августта 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре Совет районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Эш бирүчеләрдән «Ярдәмче» социаль хезмәте» ҖЧҖ, И.К. Кабушкин ис.Трамвай депосы, ТР «Ашыгыч чакырулар хезмәте-112» катнашты.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 62 граждан килде, аларга автомобиль йөртүче, трамвай йөртүче, инженер-электроника, кондуктор, хәрәкәт составын юу-җыештыручы, ремонт цехы башлыгы, психолог, караучы, ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү белгече, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы һ.б. вакансияләр тәкъдим ителде.
Эш бирүчегә әңгәмәгә 9 кеше юллама алды.
Чара барышында катнашучылар шәһәрнең хезмәт базарындагы хәл, мәшгульлек хезмәте күрсәтү комплексы, хезмәт турындагы законнар таләпләре белән таныштылар. Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең вакантлы эш урыннары банкы турында тулы мәгълүмат бирелде.