Түбән Кама яшүсмерләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндиләр

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Җәйге мәйданчык эше кысаларында 24нче августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» волонтерлар отряды белән берлектә 10нчы социаль участокта «Уңышка юл» дигән акция уздырганнар. Чараның максаты булып балигъ булмаганнарның игътибарын сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итү иде.

«Веста» үзәге отрядына социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар җәлеп ителә. «Игелек буыны» отряды эшенең бер юнәлеше – яшьтәшләр арасында сәламәт яшәү рәвешен алып бару агитациясе. Акция башында волонтерлар балаларга иртәнге зарядка өчен берничә күнегү күрсәттеләр. Аннан соң сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге, сәламәтлек – начар гадәтләрнең булмавы, гигиенаны үтәү, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, витаминнар кабул итү, көн режимын үтәү турында сөйләделәр.

Акция ахырында волонтерлар үз яшьтәшләренә: «Сезнең сәламәтлегегез үзегезнең кулларда, аны киләчәктә уңышлы кешеләр булу һәм әйләнә-тирәдәгеләргә файда китерү өчен саклап калу мөһим», – дигән нәсихәт бирделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен балаларга сәламәт яшәү рәвеше һәм начар гадәтләрдән баш тарту турында буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International