Зәй районында өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыруга китерү эше яңартылды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә 24 августтан авыл җирендә яшәүче өлкәннәрне Зәй үзәк район хастаханәсенә диспансерлаштыру максатыннан илтеп куя эшен башлап җибәрде.

Чаралар 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру үтү, булган авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалау максаты белән үткәрелә.

Өлкән кешеләр табибка чиратсыз керә алалар. Диспансерлаштырудан тыш, өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга өстәмә медицина тикшерүләре, скрининг һәм профилактик медицина тикшерүләре узу хокукы бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International