Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды Гомумроссия балалар ышаныч телефоны унъеллыгы уңаеннан «Ышаныч тавышы» акциясе уздыра

2020 елның 25 августы, сишәмбе

2020 елның сентябрендә 8-800-2000-122 Гомумроссия балалар ышаныч телефонына 10 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды «Ышаныч тавышы» дигән масштаблы акция уздыра, анда популяр артистлар, музыкантлар һәм блогерлар катнашачак.

24 сентябрьдә Россия йолдызлары Мәскәү студиясендә төрле шәһәрләрдән мәктәп укучылары белән туры эфирда очрашачак һәм аларның яшерен сорауларына җавап бирәчәкләр. Йолдызлы кунаклар яшь тамашачыларга катлаулы, буталчык ситуациядә теләсә кайсы кеше ярдәм итә алганын һәм дәшмәскә түгел, ә проблемалар турында сөйләргә кирәклеген җиткерергә тырышачаклар.

Ток-шоуда Россиянең һәр укучысы катнаша ала. Моның өчен үз соравыңны 24 августтан ВКонтакте социаль челтәрендәге балалар ышаныч телефонының рәсми төркемендә старт алган конкурска җибәрергә кирәк: https://vk.com/tel88002000122. Иң яхшы сораулар авторларын 12-17 сентябрьдә узачак гомуми тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Җиңүчеләр призлар алачак һәм турыдан-туры эфир вакытында танылган шәхесләргә үз сорауларын бирә алачак, моның өчен махсус рәвештә төрле шәһәрләрдән онлайн-күпер оештырылачак.

Акция кысаларында 1 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендә балалар һәм яшүсмерләр «Ышаныч генераторы» онлайн-конкурсында катнаша ала. Ток-шоу эфирында аталачак җиңүчене төп приз-смартфон көтә. Моннан тыш, трансляциягә кушылган яшүсмерләр, балалар өчен ышаныч телефонының 10 еллыгына багышланган квизда катнашып, приз өчен көрәшә алачаклар.

Вконтакте төркемендә, шулай ук Балалар ышаныч телефоны Youtube-каналында узачак «Ышаныч тавышы» (https://www.youtube.com/channel/UCJ32UJtjzS3bijwz3iOxsvA)ток-шоуының тамашачылары буларак балалар да, сыйныфлар да, хәтта Россия Федерациясенең бөтен территориясендәге тулы бер мәктәпләр дә катнаша ала.

Акциянең PR-хезмәте контактлары:

Ольга Кравченко, Тел. +7 (916) 746 52 62.

Zhu@creativemarket.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International